Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзе генә түгел, эт белән кала ич». Ир белән хатын нәни баланы вәхшиләрчә җәзалаган

Тольяттида биш яшьлек баланы эттән дә начаррак караган ир белән хатынны судка биргәннәр.

news_top_970_100
«Үзе генә түгел, эт белән кала ич». Ир белән хатын нәни баланы вәхшиләрчә җәзалаган
https://pixabay.com

Тольяттида яшәүче биш яшьлек баланың тәнендә каеш белән сугудан калган җөйләрне күргәч, хокук саклаучылар аны гаиләдән алырга карар кылган. Әлеге вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Әйе, өйдә үзе генә калды. Шуннан ни? Үзе генә түгел, эт белән. Стаффорд — агрессив токымлы түгел. Ул нормаль эт», — ди баланың анасы Тамара (исемнәр үзгәртелеп бирелә). Ул үзенең тәрбия ысулларында бернинди дә начарлык та күрми. Тик опека органнары һәм тикшерүчеләр күрә. 5 яшьлек Коляны гаиләдән алалар, әти-әнисенә карата җинаять эше ачалар.

Баланы күршеләре ярдәмендә коткаралар. Чираттагы тапкыр бала елаганын ишеткәч, августта алар полиция чакыра. Хокук саклаучыларны күргәч, Тамара һәм аның бергә яши торган ире Егор уенга бормакчы була, күршеләрнең фантазиясе, бала белән бар да тәртиптә, диләр.

Полиция хезмәткәрләре баланы карый, аның тәнендә кызыл җөйләр күрәләр, баланы каеш белән кыйнау билгеләре дә фаразлыйлар. Тикшерү материаллары буенча, ике җинаять эше ачыла: кече яшьтәге баланы җәзалау һәм ата-ана вазифаларын башкармау.

«Бу бала турында беркем белми. Башта Тамараның өч баласы бар иде, ул аларны карамады. Балаларны социаль оешмага алдылар, аны ана булу хокукыннан мәхрүм иттеләр. Коля бер поликлиникага да беркетелмәгән, ул табибта булмагандыр да. Ата-анасы бик еш күченеп йөри, гаиләдәге проблемаларны беркем күреп тә өлгерми», — дигәннәр опекада.

Соңрак ачыкланганча, Тамара белән Егор стаффорд токымлы этләрен баладан яхшырак тәрбияли. Этнең йоклар өчен үз урыны, ашый һәм эчә торган аерым савыты була. Коляның исә берние дә юк.

 «Яшәү шартлары — антисанитария, өйдә ашарга әйберләр, уенчыклар, гигиена чаралары да юк. Әти кеше баланы даими рәвештә кыйнап тора. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, баланың тәнендә бик күп санда күгәргән урыннар, тырналган эзләр табылган. Баланың анасы вәхшилек турында белсә дә, берни дә эшләмәгән», — дигәннәр Тикшерү комитетында.

Хәзер Коля социаль реабилитация үзәгендә, аның ата-анасын якын арада хөкем итәчәкләр. Тамара гаебен өлешчә таный: «Әйе, өйдә ялгызын гына калдыра, җылытырга кирәк булмаган әйберләр ашата — ләкин ач тотмый бит». Егор исә бөтенләй гаебен күрми: «Кыйнамаган, ә тәрбияләгән, бүлмәдә тәртипсезлек өчен җәзага тарткан», дип саный, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100