Кама Аланында бер кеше бәдрәф чокырына егылып төшкән - видео

Кама Аланында бер кеше бәдрәф чокырына егылып төшкән - видео
Кама Аланында бер кеше автовокзал бәдрәфе чокырына егылып төшкән. Ул анда паспортын төшереп җибәрә һәм аны алырга маташканда пычракка үзе дә егыла. Бәдрәф инде тулган диярлек була, ирнең аннан чыгарга бернинди мөмкинлеге дә булмый. Ул ярдәмгә кешеләрне чакыра.

Янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар, алар унбиш минут бу кешене чокырдан чыгара. Ул исән-сау, әмма бик озак юынырга гына туры киләчәк дип хәбәр итә "В Казани поймут" төркеме.