Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бабасы белән карлыган җыярга барган бала текә ярдан Иделгә егылып төшкән

3 яшьлек баланы бабай кеше машинада ялгызын гына калдырып торган булган.

news_top_970_100
Бабасы белән карлыган җыярга барган бала текә ярдан Иделгә егылып төшкән
https://pixabay.com

Волгоград өлкәсендәге Камышин районындагы Түбән Дорбинка авылы тирәсендә 5 августта өч яшьлек бала Идел елгасында батып үлгән. Ул текә ярдан суга егылып төшкән. Бу турыда Волгоград.Онлайн хәбәр итте.

Бала бабасы белән урман полосасына карлыган җыярга барган. Ир-ат машинасын күләгәдә калдырып торып, үзе карлыган җыя киткән. Бабай кеше оныгын машинада калдырып торган. 15 минуттан бабай кире килсә, баланы машинада тапмаган. Оныгын эзләп таба алмагач, ул полициягә хәбәр иткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Наталия Рудник сөйләгән.

Берничә сәгатьтән соң баланың мәетен Идел елгасы култыгында тапканнар. Тикшерү версиясе буенча, малай машинадан чыккан, үзе генә йөрергә киткән. Ул текә ярга бик якын килгән һәм елгага егылып төшкән. Аннары бала судан чыга алмаган.

Мәрхүм баланың гаиләсе яхшылар исәбендә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100