Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең көньягында давыллы яңгырлар ява

Дистәләрчә агач ауган, урамнарны су баскан, электр үткәргеч линияләр өзелгән.

news_top_970_100
Россиянең көньягында давыллы яңгырлар ява

Сочида югары дәрәҗәдә әзерлек игълан ителде. Давылдан соң биредә агачлар ауган, урамнарны су баскан, электр линияләре өзелгән. Имгәнүче кешеләр турында хәбәр юк. Авария хезмәтләре урамнарны тәртипкә китерә, электр белән тәэмин итүне төзәтәләр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Геленджик шәһәре дә давылдан зыян күргән. Анда айлык явым-төшемнең яртысы кадәр күләмдә яңгыр яуган. Су ташкыны кешеләрне аяктан ега, машиналарга гидробәрелеш куркынычы була. Яңгыр туктауга ук, барлык су диңгезгә китеп бетә, урамда пычрак, ташлар һәм агач ботаклары гына кала.

Мәскәүдә дә шуңа охшаш һава торышы. Эссе һавага алмашка көчле яңгырлар килә. Чәршәмбе кич шәһәрдә көчле яңгыр ява. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы экстрен кисәтү тарата. Бүген, пәнҗешәмбе көнне, Мәскәүдә кабат яшенле яңгыр, боз яву көтелә, җил тизлеге секундына 20 метрга җитәчәк.

Рестораннарга җәйге верандаларын ябарга яки ныгытырга киңәш ителә. Автомобильчеләрне шәхси транспортта йөрүдән тыелып торырга чакыралар. Коммуналь хезмәтләр югары әзерлек дәрәҗәсенә күчерелгән. Электр челтәре оешмаларына авария очрагына запас чыганаклар әзерләргә кушылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100