Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендә елгада дамба ишелеп, ике йортны, бер сарайны агызып киткән

Авылдагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендге Руза шәһәрендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Бу турыда Руза шәһәре округы башлыгы Николай Пархоменконың социаль челтәрдәге язмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Икмәк заводы янындагы дамбада куркыныч хәл барлыкка килгән, яшенле яңгырлар аркасында су биеклеге күтәрелгән. Городенка елгасында су ташып, якын-тирәдәге йортларны су басуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

«Иртәнге алтыдан бирле бөтен көчне суны суыртуга, дамбаны ныгытуга юнәлттек. Шәхси йортларда яшәүчеләргә хәбәр ителде, алар эвакуацияләнде. Бөтен эшләргә карамастан, дамба китте. Су Городенка елгасы буйлап Руза елгасына таба акты. Беренче минутларда Красноармейская урамындагы шәхси йорт агып китте, кешеләр зыян күрмәде. Газ һәм электр белән тәэмин итүне өзеп тордык», — дип язган шәһәр округы башлыгы.

52 кешене эвакуацияләү турында әйтелә, алар арасында 7 бала бар. Гадәттән тыш хәл урынында коткаручылар эшли. Суның тагын бер көчле агымы булуы ихтимал.

Горденка елгасында су ташу аркасында ике шәхси йорт һәм хуҗалык корылмалары җимерелгән. Елгада су 8 июльдә ташыган. Су ташкыны торак сектор аша узып киткән. «Городенка елгасындагы су техник корылманы ватып, яңа юлдан китте, ул Руза елгасына кушылды. Ике шәхси йорт, бер сарай агып китте», — дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгы чыганагы. 

Шулай ук 29 бакча участогын су баскан. Бу урыннарда су җир өстеннән 15 см биеклектә.

Көчле су басуның видеосы да социаль челтәрләрдә таралды.

Ташкын сулары Руза шәһәрендәге юлларны җимергән. Шәһәр округына кергән алты авылда Румянцево, Константиново, Тишино, Таблово, Слобода, Борзецово су юлларга зыян салган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100