Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камада фаҗигадә хатыны белән кызын коткарганда үлгән күп балалы әтине җирләделәр

32 яшьлек Альфредның хатыны тол, өч кызы ятим калган.

news_top_970_100
Камада фаҗигадә хатыны белән кызын коткарганда үлгән күп балалы әтине җирләделәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

Татарстанда Кама елгасында көймәдә йөрү фаҗига белән тәмамлана. Чаллыда яшәүче гаилә әтисез кала. Суда батып үлгән 32 яшьлек Альфредны бүген җирләделәр, аның нәни кызлары әтиләрен булмавын белми әле. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Безнең тугыз еллык бәхетле гаилә тормышыбыз чәлпәрәмә килде», — дип сөйли Алия, авырлык белән генә. Аның ире бензовоз йөртүчесе булып эшли. Әле яңа гына эшкә урнашкан, ял көннәре алдыннан гына командировкадан кайткан.

«Шимбә, 4 июльдә, дусларыбыз белән, балалар белән табигатькә барып ял итәргә уйладык. Ык Тамагы авылы янында Кама елгасы буенда тукталдык. Кич белән көймәдә йөрергә чыктык. Без ирем һәм 6 яшьлек кызым белән көймәгә утырдык. 8 яшьлек кызыбызны тугыз айлык кызыбыз белән яр буенда калдырып тордык», — ди Алия.

Кичке бишләр тирәсендә ярдан 300 метр чамасы ераклыкта көймә каплана. Көймә хуҗасы, бөтен пассажирлар суга төшә. Алия бераз гына йөзә белә. Альфред көчле куллары белән хатынын һәм кызын тотып тора. Ярдәм килгәнгә кадәр әти кеше хатыны белән баласын су өстендә тота. Ләкин үзе су белән тончыга һәм төпкә төшеп китә.

Көймәдән ярдәм сорап кычкырганны якыннан узып баручы ир-ат ишетә. Ул Альфредтан кала бар кешене дә ярга алып чыга, ә Альфредның мәетен коткаручылар чыгара.

«Киявебез бик яхшы кеше иде. Әле дә аңлап бетерә алмыйбыз. Ул минем кызымны һәм оныгымны коткарды, рәхмәт аңа», — ди Алиянең әнисе Фатыйма ханым.

Альфред Галиев турында бар кеше дә яхшы сүзләр генә әйтә. Гаиләсе исә әтиләреннән башка яшәргә өйрәнә. Алия эшкә чыгарга җыена, ул белеме буенча икътисадчы. Балаларны әбиләре тәрбияләшәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Әйләнеп капланган көймәдә алты пассажир, шул исәптән бала, коткарылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, көймәдәге кешеләр коткару жилетлары кимәгән булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100