Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда авариядән соң, «Лада» салонында яшь кыз кысылып калган

Видео кадрларында машина янындагы ир-атның ачыргаланып кычкыруы ишетелә.

news_top_970_100
Чаллыда авариядән соң,  «Лада» салонында яшь кыз  кысылып калган

Чаллыда КАМАЗ урымда 8 июнь көнне «Лада» машинасы кроссоверга бәрелә. «Лада» салонында бер кыз кысылып кала. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы шаһитларга сылтама белән хәбәр итте.

«Хэндэ» кроссовер һәм «Лада» машинасы бәрелешкәч, «Лада» эчендәге ике пассажир хатын-кыз имгәнә. Олы яшьтәге хаты һәм 18 яшьлек кыз. Кыз салонда тимерләр арасына кысылып кала.

Бу авария кадрлары социаль челтәрләрдә чыкты. Ватык машина янында бер ир-ат йөри, ул кычкыра, ярдәм сорый. Бу машина йөртүчеләрнең берсе булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Видео кадрларында ир-атның ачыргаланып кычкыруы ишетелә, машина ишеген тарткалавы күренә.

«Кызны урынга килгән коткаручылар гына машинада чыгара. Аны табибларга тапшыралар. Ашыгыч ярдәм кызны хастаханәгә алып китә. Авария сәбәпләре ачыклана», — дип сөйләгән шаһитлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100