Тугыз яшьлек кызны көчләгән мәктәп укучысын төрмәгә утыртмаячаклар
Яше җитмәгәнгә күрә, малайга җинаять эше ачып булмый.
E1.RU сайты Краснотурьинск шәһәрендә булган җинаять турында яза. Унике яшьлек малай ике ир туганы һәм дусты белән тугыз яшьлек кызны урманга алдап алып керә һәм иптәшләре карап торганда аны көчли. Малайларның берсе дә кызга ярдәм итми. Аларның иң олысына 13 яшь.
Туганнар - авыр гаиләдән, әмма исәптә тормаганнар. 30 яшьлек әниләре сыер савучы булып эшли, әтиләре юк. Малайлар кызны урманда учак ягабыз дип чакырган. Кыз әнисе һәм үги әтисе белән яшәгән, бик беркатлы, ышанучан, тыныч бала булган.
Малай өй арестында утыра, дип яза сайт.
Мондый җинаять өчен 18 яше тулган кешене кимендә 20 елга утыртырлар иде. Әмма мәктәп укучысына җинаять эше ачып булмый. Россия законнары буенча, 14 яше тулган яшүсмергә карата гына җинаять эше ачарга мөмкин.
Сайт журналистлары криминалист Максим Матвеевтан интервью алып, бу җинаятьтә гаепләнүчегә нәрсә янавы хакында белешкән.
Тәрбия эшен тиешле дәрәҗәдә алып бармаган өчен әти-әниләренә штраф салачаклар, ә малайны балигъ булмаганнар эше буенча комиссия исәпкә алачак. Ничек укуы, әти-әнисенең малайны ничек яклавы һәм экспертиза нәтиҗәләре буенча малайны коррекцион мәктәпкә яки спецшколага җибәрүләре дә бар.
Кызның әти-әнисе малайның әти-әнисеннән балаларына китергән зыян өчен акча таләп итә ала. Опека органнары әти-әни балаларын тәрбияли алмый дигән нәтиҗә ясаса, аларны ата-ана хокукыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр, - дигән юрист.
"Җинаять яше җитмәгән" балаларны ябык типтагы уку-тәрбия учреждениеләренә җибәрергә мөмкиннәр. Әмма баланы анда җибәрү өчен нигез кирәк. Бу - психиатрик экспертиза. Аның нәтиҗәләре буенча ПДН судка мөрәҗәгать итә һәм баланы анда җибәрергәме-юкмы дигән карар кабул ителә.
АКШның 30 штатында "җинаять яше" дигән күренеш бөтенләй юк - җинаятьче, ничә яшь булуына карамастан, закон каршында тигез карала. Кайбер илләрдә "җинаять яше" Россиядәгегә караганда да күбрәк, мәсәлән, Аргентинада 16 яшь.
Мондый җинаятьләр булган чакларда җәмгыятьтә җинаять яшен киметү турында сүз күтәрелә, әмма әлегә җинаять кодексына үзгәртүләр кертүгә кадәр барып җиткәне юк.