Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетне дүрт көн өйдә тоткан». Урал блогершасын ире үтергән булып чыкты

Яшь ир-ат гаебен танып күрсәтмә биргән инде.

news_top_970_100
«Мәетне дүрт көн өйдә тоткан». Урал блогершасын ире үтергән булып чыкты
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсендә 28 яшьлек блогер хатын югалган иде. Хәзер аны 33 яшьлек ире үтерүе турында билгеле булды. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 5 апрельдә ир белән хатын Сысерт районында үз өйләрендә була. Алар талаша һәм ир хатынын буа башлый. Хатын урында ук үлә. Берничә көн узгач, ир мәетне яшерергә тели. 9 апрельдә ул хатынының мәетен урманга илтеп ташлый. Бер атнадан мәетне очраклы узып баручы таба.

Башта бик озак вакыт дәвамында мәетнең шәхесен ачыклый алмыйлар. Беркем дә гариза да язмый, мәетне танырга килүче дә булмый. 30 апрельдә полициягә бер ир-ат килә, ул хатыны югалуын әйтә. Шуннан соң бер атнада элек табылган мәет һәм бу ир-атның хатыны бер үк кеше булуы ачыклана.

Ирнең үзеннән шикләнә башлыйлар. Аны полиграфта тикшерәләр. Бераздан ул гаебен танып күрсәтмә бирә. Бу кешене унбиш елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Ир-ат сүзләренчә, җинаятьне яшерү өчен ул арендага машина ала. Хатынын М5 «Урал» трассасының 170 нче километрында илтеп ыргыта. 

«Тоткарланган ир-ат моңа кадәр полициягә эләкмәгән, хөкем ителмәгән. Гаиләдәге талаш вакытында хатын үлгәч, ул дүрт тәүлек буена мәетне кая куярга белми. Бу вакытта мәрхүмә хатын өйдә җылыда тора, аннары таркалу билгеләре барлыкка килә башлый», — дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

Мәрхүмә хатын Кристина Журавлева — Instagram-блогер. Ул мода турында сөйли, lifestyle стилендәге фотолар белән уртаклаша. Аның 57 мең язылучысы бар. Кристина блогына язмый башлагач, нәкъ менә язылучылары инстаблогер югалу турында чаң суга башлаган иде.

Кристина ирен яратуын, балалары булуын теләвен инстаграмда язган. Ул матур тормыш турында хыялланган. Алар инде биш ел бергә булган. Танышканнан соң ярты ул узуга туй ясаган булганнар. Инстачылар исә бәхетле парга сокланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100