Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан-Оренбург юлында автобус белән фаҗига: Биш кеше үлде, дүрт кеше имгәнде

Фура йөртүчесе зажигалка алырга үрелгәндә, игътбираны читкә юнәлтә һәм микроавтобусны юлдан бәреп чыгара.

news_top_970_100
Казан-Оренбург юлында автобус белән фаҗига: Биш кеше үлде, дүрт кеше имгәнде

Бүген иртән Казан-Оренбург юлында Чистай районында микроавтобус белән йөк машинасы бәрелеште. Авария урынында биш кеше, шул исәптән автобус йөртүчесе үлә, тагын дүрт кеше имгәнә. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Татарстан буенча ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына әйткәнчә, автобуска бәрелгән фура йөртүчесе игътибарын зажигалкага юнәлткән булган.

MAN машинасын йөртүче сүзләренчә, ул зажигалка алырга үрелә, игътибарын берничә секундка юлдан читкә юнәлтә. Шул чакта фура микроавтобусны бәрдерә. Автобус юл кырыена төшеп китә.

«Йөк машинасын йөртүче 53 яшьлек ир-ат Удмуртиядә яши. Ул вахта ысулы белән эшли. Почта ташый. Авария вакытында фурада 20 тонна йөк була. Бу авариядә исән калу ихтималы бик аз иде», — дип сөйли ЮХИДИ башлыгы.

Renault микроавтобусында тугыз кеше, шул исәптән 38 яшьлек йөртүче була. Алар Орск шәһәреннән Казанга килә. Автобус шәһәрара такси булуы ихтимал.

Авария булган участокта 4 майда гына юлдагы сызыкларны яңартканнар, юл кырыйларына гравий салып чыкканнар.

Фура йөртүчесе нормаль халәттә була, ул юлга төнге бер тирәсендә генә чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100