news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бөтен бите канда» — Нәни кызны эт талаган

Җиде яшьлек кыз нәни сеңлесен коткарырга маташкан.

news_top
«Бөтен бите канда» — Нәни кызны эт талаган
https://pixabay.com

Пермь өлкәсендәге Кондратово авылында нәни баланы эт талаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Җиде яшьлек кызга балалар мәйданчыгында эт һөҗүм итә.

Видеокүзәтү камерасы әлеге хәлне төшереп тора. Кадрлардан күренгәнчә, эт балага ташлана, җиргә ега.

Баланың атасы сүзләренчә, кызның бите бөтенләй канда була.

Әти кеше 2 һәм 7 яшьлек ике кызы белән ишегалдына чыга. Ул балаларын мәйданчыкка җибәрә, үзе подъездга керә һәм чүп-чарны алып чыга. Соңрак ул олы кызының елавын ишетә һәм кабат мәйданчыкка килә.

Бу вакытта нәни кыз бөтенләй канда була, елый. Кыз нәни сеңлесен коткарырга маташуын сөйли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар