Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластик хирургта күкрәк ясатканда 54 яшьлек хатын-кыз вафат булган

Әлеге хирург күкрәгенә пластик операция ясаткан Эвелина Бледансны тәнкыйтьләгән булган.

news_top_970_100
Пластик хирургта күкрәк ясатканда 54 яшьлек хатын-кыз вафат булган
pixabay.com/ru

Йолдызларны пластик операцияләр өчен тәнкыйтьләгән хирургның пациенткасы липосакция вакытында үлгән

Пятигорск шәһәрендә косметологта процедура вакытында 54 яшьлек пациентка вафат булган. Химик липосакция ярдәмендә хатын-кызның артык майларын алганнар. Якынча фаразлар буенча, ханым анафилактик шоктан вафат булган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Әлеге процедураны «МаРусМед» шәхси клиникасында ясаганнар.

«Корсак зонасына мезодиссолюция ясау» алымы белән ханымның артык майларын алганнар.Бу операция вакытында тире астына майны тарката торган эремә кертәләр. Кагыйдә буларак, аны корсак, янбаш һәм ботлар тирәсендә проблемалар булганда кулланалар. Әмма, бу авырттыра торган процедура һәм җәрәхәтләнү куркынычы да зур. Бу операциянең кире тәэсир бирү куркынычы бик күп», — диелә хәбәрдә.

Химик липосакцияне клиниканың генераль директоры һәм бердәнбер белгече Мәдинә Байрамукова ясаган. Элегрәк ул «табиб-дерматолог» һәм «пластик хирург» буларак чыгышлар ясый иде. Эксперт сезонлы киңәшләр бирә, «ботоскның могҗизалы файдасын» аңлата һәм йолдызларны тәнкыйтьли иде. Мәсәлән, Эвелина Бледансның күкрәге дә аның тәнкыйть утына эләкте.

Актриса ниндидер «аңлаешсыз хирург» белән вак-төяк өчен судлашып йөрергә теләмәвен әйткән иде. Әмма хәзер, пациент үлеменнән соң, экспертка җинаять җаваплылыгы яный.

«Ставрополь крае Тикшерү комитеты әлеге факт буенча „Саксызлык белән кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтү“ маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау һәм дәлилләр базасы туплау эшләре алып барыла», — дип хәбәр итте Ставрополь крае Тикшерү комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча җитәкчесе урынбасары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100