Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Узып баручыларны «коронавируслы йөткерү» белән куркыткан егетне полиция эзли

Егет белән кызның кыланмышларын шаһитлар видеога төшереп, полициягә хәбәр иткән.

news_top_970_100
Узып баручыларны «коронавируслы йөткерү» белән куркыткан егетне полиция эзли
https://pixabay.com/

Белгород шәһәрендә егет белән кыз коронавирус темасына шаярткан. Хәзер аларны җинаять җаваплылыгына тартулары ихтимал. Биредә яшәүчеләр егетнең актерлык талантын бәяләп җиткерми, алар хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә һәм полиция тикшерү эшләре башлый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Өлкә үзәгенең төп урамында 7 апрельдә көндез «спектакль» була. Егет көчәнә-көчәнә йөткерә, каты итеп төчкерә. Шулай итеп ул узып баручыларның игътибарын җәлеп итәргә маташа. Аннары хырылдаган тавыш белән «миндә коронавирус» дип хәбәр итә.

Җәяүлеләр узып китә тора, ә менә күрше йорттагы кешеләр бу хәлне күзәтүдән туйгач, видеога төшерәләр һәм социаль челтәрләрдә тараталар. Аннары челтәр кулланучылар полициягә хәбәр итә. Хокук саклаучылар килгәндә егет белән кыз биредә булмый, хәзер аларны эзлиләр.

«Кешеләр мондый хәлләрне видеога төшереп кенә калмыйча, полиция чакырсалар яхшы булыр иде. Әгәр шундук чакырган булсалар, полиция ике минутта килеп җитә», — дип сөйләгән төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Алексей Гончарук РИА Новости агентлыгына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100