Базга төшкән сыерны арканнар белән тартып чыгарганнар (видео)

Сыер базга егылып төшкән һәм үзе чыга алмаган.

Воронеж өлкәсендә кешеләр дә, хайваннар да язгы ташудан интегә, дип хәбәр итә vestivrn.ru. Сыер да базга төшеп киткән, үзе чыга алмаган. Хуҗабикәгә ярдәмгә коткаручылар килгән. 

Хайванны арканнар белән тартып чыгарганнар. Воронеж өлкәсендә сыерны баздан коткару операциясе видеосын төбәктәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте төшергән.