Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гафу ит, без ардык» — Бер хатын 39 ел тәрбияләгән инвалид улын агулаган

62 яшьлек хатын үз-үзенә кул салырга маташкан, хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә.

news_top_970_100
«Гафу ит, без ардык» — Бер хатын 39 ел тәрбияләгән инвалид улын агулаган
https://pixabay.com

Бердск шәһәрендә яшәүче 62 яшьлек Екатерина К. үзенең туган көнендә олы улын үтерергә карар кыла. Екатерина 39 ел дәвамында инвалид улын тәрбияли, сабый бала караган кебек карап тора. 2 мартта ул улын үтерергә маташа, аннары үз-үзенә кул сала. Инвалид ир-ат үлә, әни кеше үзе исән кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Екатеринаның ире өйгә кайтканда, хатыны да, улы да аңсыз ята, алар янында хушлашу хаты була. «Миша, гафу ит, без ардык, шулай яхшырак булыр. Алешка үзе дә риза», — дип язган Екатерина. Әни кеше үзенең коточкыч гамәлен улына «бар проблемаларны хәл итү юлы шул» дип аңлаткан булуы ихтимал. 

«Якынча версия буенча, 62 яшьлек хатын ДЦП белән авыручы 39 яшьлек улына бер уч көчле дарулар эчертә, аннары ул үз-үзенә кул сала», — дип сөйләгән «Комсомольская правда» сайтының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы.

Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм табиблары инвалид ир-атны коткара алмый. Екатеринаның үзен хастаханәгә алып киткәннәр, хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә. Хатын аңына килгәч, аның янына тикшерүчеләр барачак.

Тикшерү комитеты «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Хатын исән калган очракта, аңа үз гамәлләре өчен закон буенча җавап тотарга туры киләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100