news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Детективлар язучы Татьяна Полякова вафат

Татьяна Полякова туксанлап детектив роман авторы.

news_top
Детективлар язучы Татьяна Полякова вафат

Россиядә танылган язучы Татьяна Полякова вафат булган. Аңа 81 яшь иде. Ул соңгы берничә ел дәвамында онкология авыруыннан интеккән булган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Мәрхүмә белән хушлашу 10 мартта була.

Татьяна Полякова — туксаннан артык детектив роман авторы. Ул 1959 елның 14 сентябрендә Владимир шәһәрендә туа, соңгы көннәренә кадәр шунда яши.

Россия Китап палатасы белешмәсе буенча, Татьяна Полякова Россиядә нәшер ителә торган авторлар унлыгына даими рәвештә керә торган булган.

Аның романнары буенча «Тонкая штучка», «Черта с два» кинолары, «Как бы не так», «Строптивая мишень», «Тень стрекозы» сериаллары төшерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар