Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбәдән кар төшергәндә дүрт кеше һәлак булган

Сигез кеше кар астында калган.

news_top_970_100
Түбәдән кар төшергәндә дүрт кеше һәлак булган
https://altai-krai.sledcom.ru

Алтай өлкәсенең Заринский районында 8 гыйнвар иртәсендә фаҗига була. Ашлык склады түбәсен кардан чистартканда дүрт кеше үлә. Бу урында төшерелгән кадрларны Россия Тикшерү комитетының Алтай өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте күрсәтте. 

Смазнево станциясе территориясендә ашлык склады түбәсендәге карны чистарталар. Бер мизгелдә кар шуып төшә һәм сигез кеше кар астында кала. Аларның дүртесе үлә, тагын дүртесе имгәнә. 

Тикшерү комитеты «ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерерлек итеп хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. 

Төбәк губернаторы Виктор Томенко зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә кушкан, дип хәбәр итте «Вести» каналы.

Прокуратура тикшерү эшләре башлаган.

«Комсомольская правда» сайты мәрхүмнәрнең исемлеген чыгарды.

  • Токарев П.М. 1961 елда туган
  • Шабалин Н.И. 1968 елда туган
  • Дмитриев Ю.В. 1971елда туган
  • Сергеенко М.В. 1998 елда туган

Алар барысы да крестьян-фермер хуҗалыгында эшләгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100