Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат хатын ирен 400 мең сум акчага үтертмәкче булган

Аванс биргәндә хатын кулга алынган.

news_top_970_100
Депутат хатын ирен 400 мең сум акчага үтертмәкче булган
Тикшерү комитеты фотосы һәм видеолары

Самараның Чапаевск шәһәр советында депутат булган 44 яшьлек Наталия ирен үтерергә заказ бирүдә гаепләнә. Ире Валерий аннан биш яшькә олырак. Бу хакта «КП» яза.

Хатын ире белән бергә туплаган малны — фатирларын, автомобильләрен һәм акчаларын үзенә калдыру өчен ирен үтерергә була. Ирнең зур өе, «Митсубиси Outlander» автомобиле, снегоходы һәм бизнесы — 10 автобусы була.

Ул үтерүчене эзли. Бу мәгълүмат полициягә билгеле була, һәм киллер ролен уйнаган оперативник хатын белән очраша.

Депутат бер кафеда очрашып, иптәш хатыны белән бергә кеше үтерүче «Дмитрий» га аванис итеп 200 мең сум акча түли. Хатын иренең кайда яшәгәнен, эшләгәнен аңлата, нинди машинада йөргәнен сөйләп бирә, расписаниесен аңлата.

Акча түләгәч, хатын кула алына. Хатын гаебен танымый.

Наталия пассажирлар ташу бизнесы белән 2004 елда шөгыльләнә башлый, шактый уңышка ирешә. Депутат итеп сайлана. Ире белән бергә ике бала тәрбияли. Әмма танышлары аларның аралары салкын иде дип әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100