Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Табиб батырлыгы». Ишелгән бина астында калган кешене коткару өчен аякларын кискәннәр

Табиб хәрабәләр астына кереп, ампутация ясаган.

news_top_970_100
«Табиб батырлыгы». Ишелгән бина астында калган кешене коткару өчен аякларын кискәннәр
Тыва Сәламәтлек саклау министрлыгы

Тыва Республикасында 5 декабрьдә «Туваасбест» комбинаты бинасын демонтаж ясаганда фаҗига килеп чыга. 16.17 сәгать тирәсендә 13 катлы бина җимерелеп төшә. Биредә эшләүче ике ир-ат хәрабәләр астында кала. Бер ир-ат шунда ук үлә. Икенчесен коткару өчен хирург Эргил Чадамба җимерек бина астына керә һәм операция ясый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

57 яшьлек табиб-ортопед хәрабәләр астында кысылып калган ир-атны коткару өчен, аның ике аягын да кисеп алырга мәҗбүр була. 

Һәлак булган ир-ат мәетен коткаручылар таба. Кысылып калган ир-атның өченче кат тирәсендә икәнен ачыклыйлар. Тик аны тартып чыгару мөмкин булмый. Шуңа күрә хирург ярдәмгә килә.

«Урамда 25 градус салкын. Авыр техника керә алмый. Хәрабәләрне кул белән аралыйлар. Кысылып калган ир-ат өшемәсен өчен, аңа таба җылыткыч пушкалар юнәлтәләр. „Камаз“ базасында мобиль җылыткыч китерәләр», — дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Берничә сәгать тырышкач кына, кысылып калган эшче янына кадәр барып җитәләр. Ир-атның аяклары тимер-бетон плитә астында калган. Аны бер сантиметрга да күчереп булмый, плитә бик авыр. Имгәнгән ир-ат шок халәтендә. 

Кызыл шәһәреннән табиблар бригадасы килә. Тываның халык табибы Эргил Чадамба барысын да үзе эшләргә була. Ул чак кына ишелми торган конструкцияләр буйлап бара, тиешле урынга кадәр барып җитә. Аннары тар гына урыннардан шуышып килеп, имгәнгән кеше янына җитә. Бу вакытта ир-ат инде тугыз сәгать чамасы кысылып ята. Аны тиз арада коткарырга кирәк була. 

Табиб тар гына урында торган килеш, бер кулы белән тотынып тора, икенче кулы белән үз гомерендә иң экстремаль операцияне ясый. Ул имгәнгән ир-атка авыртуны баса торган укол кадый, ике жгут белән бәйләп куя һәм ике аягын да ампутацияли. 

Операция хайваннарның өне кебек кечкенә генә урында, ботарланып беткән арматура, бетон кисәкләре арасында һәм гап-гади пычак ярдәмендә башкарыла. Хәрабәләр арасында операция булыр, кешене башкача коткарып булмас дип беркемнең дә башына да килми шул. Хирург катлаулы, ләкин бу очракта бердәнбер дөрес карар кабул итә, диелә хәбәрдә.

Аннары имгәнгән ир-атны коткаручылар носилкаларга салып алып чыга. Бу да катлаулы эш була. Аннары аны хастаханәгә озаталар. Биредә аңа каны зарарланмасын өчен кабат ампутация ясыйлар, аннары вертолет белән Кызыл шәһәре хастаханәсенә илтәләр. Хәзергә ул бик катлаулы хәлдә ята. Аны ясалма комага җибәргәннәр. Табиблар аның гомере өчен көрәшә.

Табиб Эргил Чадамбаның батырлыгына исә бар кеше соклана, хезмәттәшләре дә, танышлары да аның белән горурлана. «Уникаль табиб, Тываның халык табибы, тикшеренүче-галим, 30 еллап бер урында эшли, бик күпләрнең гомерен саклап калган кеше», диләр.

Эргил Чадамбаның хатыны да табиб, аларның өч улы бар. Олы уллары Мәскәүдә реаниматолог булып эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100