Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан юлларында ун баллы бөкеләр барлыкка килде, такси бәяләре артты

Машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыкмый торырга киңәш ителә.

news_top_970_100
Казан юлларында ун баллы бөкеләр барлыкка килде, такси бәяләре артты

Узган төндә буран котырганнан соң, бүген иртән Казан юлларында ун баллы бөкеләр барлыкка килде. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Яндекс.Пробки» сервисы белешмәсе буенча, иртәнге тугыз тирәсендә Казанга Көек, Званка, Усад, Биектау, Осиново, Горький шоссесы ягыннан керү юлларында машиналар хәрәкәте кыенлашты.

Шулай ук Җиңү проспектында, Себер һәм Оренбург трактларында, Ершов, Лумумба, Кутуй, Маркс, Бутлеров һәм башка урамнарда хәрәкәт итү катлаулы иде.

Шулай ук шәһәрара автобусларның хәрәктен дә чикләделәр. Бу турыда ЮХИДИ хәбәр иткән.

Бүген, 8 декабрьдә, кар, җил тизлеге 17 м\с, буран фаразлыйлар, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булачак.

Машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыкмый торырга киңәш ителә.

Социаль челтәр кулланучылар шул арада такси бәяләре арту турында да яза башлады. Бу турыда ВКазани поймут төркеме хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100