Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмән өлкәсендә алты татар егете дүрт балалы гаиләне янгыннан коткарган

Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр очрашудан таралышкан вакытта күршеләр ягыннан төтен чыкканын күреп ала.

news_top_970_100
Төмән өлкәсендә алты татар егете дүрт балалы гаиләне янгыннан коткарган
http://yanarish72.ru

14 июньгә каршы төндә Төмән өлкәсендәге Зур Акъяр авылында яшәүче яшь егетләр янгында кешеләрне коткара һәм ут таралуга юл куймыйча, батырлык күрсәтәләр. Бу турыда Төмән татарларының «Яңарыш» сайты хәбәр итте.

Бу кичтә Руслан Мирьяминов дусларын җыеп, туган көн уздырырга була. Рөстәм Асадуллин, Дамир Төхвәтуллин, Артур Мирьяминов — күптән түгел хезмәт итеп кайткан солдатлар. Армия елларын искә төшереп ала. Илшат Мадьяров, Руслан Мирьяминов, Ридан Кәримов үзләренең алдагы планнары турында сөйләшә.

Егетләр тәмле шашлык һәм Русланның әнисе Рамилә пешергән татлы ризыклар ашап, аралашканнан соң кайтырга чыгалар. Шул чак күрше өйдән чыккан янгын исен тоеп, егетләр шунда йөгерә. Күршеләрнең капкалары бикле, ә өйдә дүрт бала белән аналары Гөлшат Хозумова йоклаган була.

«Омон» да хезмәт итүче егет Рөстәм Асадуллин үзенең һөнәри осталыгын кулланып, янган өйнең ишек алдына керә һәм коткару эшләрен башлый. Калганнары янгын сүндерергә керешәләр: кемдер насосны коега төшерә, кайсысы чиләкләр белән су ташый, кайсыдыр янган өйдән балаларны, Гөлшатны һәм документларын алып чыгалар.

«Шулай итеп безнең батыр егетләребез янгын сүндерүчеләр килгәнче балаларны коткарып, янгынга зураерга юл куймыйча, төнге авылны янгыннан саклап калалар. Зур Акъяр авылы халкы исеменнән Руслан һәм Артур Мирьяминовлар, Рөстам Асадуллин, Ридан Кәримов, Илшат Мадьяров һәм Дамир Төхвәтуллинга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук шушындый батыр лачыннарыбызны тәрбияләп үстергән ата-аналары — Рамилә һәм Радик Мирьяминовлар, Рафат һәм Миләүшә Мирьяминовлар, Римма Асадуллина, Татьяна һәм Илдар Мадьяровлар, Римма һәм Рөстәм Кәримовлар, Вәли Төхвәтуллинга да саф күңелләрдән чыккан олы хөрмәтебезне юллыйбыз», — дип горурланып яза.Зур Акъяр авылы халкы исеменнән Фирдания Ихсанова.

Янгын чыккан өйдә яшәүче гаиләгә ярдәм кирәк икән. «Кадерле милләттәшләребез! Ил төкерсә — күл булыр дигән мәкаль бар бит татар халкында. Авыр хәлдә калган авылдашларыбызга хәлдән килгәнчә булышып, Ходай каршында зур савап алырбыз. Хозумовлар гаиләсенә матди булышлык күрсәтү өчен әлеге номерлар аша акча күчерә аласыз: 89292645400 Амир Ильдарович Балдин; 89129220816 Гузалия Варисовна Морокова. «Алдан ук зур рәхмәтебезне белдерәбез», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100