Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә янгын булган

Ут өченче каттагы кибетләрнең берсендә чыккан.

news_top_970_100
Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә янгын булган

Әлмәт шәһәрендә урнашкан «Панорама» сәүдә үзәгендә бүген янгын чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

15.05 сәгатьтә коткаручыларга янгын турында хәбәр итәләр. Алар килеп җиткәндә бинаның фасады яна, эчтә төтен була. Төтен баскан бинаны тикшергәндә янгын сүндерүчеләр утның учагын тапкан. Ул өченче каттагы бер кибеттә булган.

45 кеше сәүдә үзәгеннән үзләре чыга ала. Алар кибет хезмәткәрләре була. Бу сәүдә үзәге ябык, анда чит кешеләр булмый. Беркем дә зыян күрмәгән.

15.38 сәгатькә янгынны сүндереп бетергәннәр. Ул 50 квадрат метр мәйданны биләгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, диелә бу хәбәрдә.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100