Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бедная Настя» сериалында уйнап танылган халык артисты коронавирустан үлгән

Владимир Качанга 11 көннән 74 яшь тулачак иде.

news_top_970_100
«Бедная Настя» сериалында уйнап танылган халык артисты коронавирустан үлгән

Мәскәүнең Коммунаркадагы хастаханәсендә 73 яшьлек халык артисты Владимир Качан үлгән. Бу хакта РБКга «Школа современной пьесы» театрының сәнгать җитәкчесе Иосиф Райхельгауз хәбәр иткән.

Качан 1947 елда туган. Театр училищесын тәмамлагач, Мәскәүнең яшь тамашачылар театрында эшли башлый. «Антон Чехов. Чайка», «Звездная болезнь», «Своими словами», «Ничего особенного» спектакльләре аңа танылу китерә.

Кинофильмнарда да төшә: «Три дня в Одессе» (Миша-Виртуоз), «Ниоткуда с любовью, или Веселые похороны» (Фима), «Территория» (Робыкин), «Бедная Настя» (Бенкендроф).

«Бедная Настя», «Офицеры» сериаллары аңа аеруча зур танылу китерә.

1960 еллардан җыр яза башлый. «Звезда пленительного счастья» фильмында ул Булат Окуджава җырын башкара.

«Комсомольская правда» язуынча, Владимир Качан хастаханәгә ятарга теләмәгән, бик озак сузган. Соңгы тапкыр ул 18 апрельдә сәхнәгә чыга. 30 апрельгә кадәр хастаханәгә ятмый. Ике көн аңсыз ята, ике як үпкәсе кабарып, 7 майда вафат була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100