Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамагына күрәгә тыгылган баланы әтисе коткара алмаган

Табиблар әти кешегә телефоннан күрсәтмә биреп торган, тик, кызганычка каршы, ике яшьлек бала үлгән.

news_top_970_100
Тамагына күрәгә тыгылган баланы әтисе коткара алмаган
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендәге Одинцово районында урнашкан Лесной городок бистәсендә 4 апрель иртәсендә 2 яшьлек бала үлә. Петровлар гаиләсе (исемнәр үзгәртелә) иртәнге аш ашаганда фаҗига килеп чыга. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды. 

Светлана улын кашыклап ашата. Шул вакытта бала тончыга һәм буыла башлый. Әти кеше шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Ир-ат улы Ваняның ашаганда тончыгуын хәбәр итә. Баланың тамагына күрәгә кисәге тыгылып кала һәм малай сулыш ала алмый башлый.

Урынга ашыгыч ярдәм машинасы китә. Табиблар юлда булган вакытта экстрен хезмәт табибы телефоннан күрсәтмәләр биреп тора. Ул әти кешегә баласына ярдәм итәргә өйрәтә. Ир-ат 15 минут чамасы балага реанимация ясарга тырыша. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәч, әти кешене алмаштыралар һәм реанимацияне дәвам итәләр. Тик балага ярдәм итеп булмый. Кызганычка, ул үлә.

«Чакыру буенча урынга барган ашыгыч ярдәм бригадасы полициягә хәбәр итте. Өйдә 35 яшьлек Сергей П. була, ул 2 яшьлек улы Иванга реанимация ясарга тырыша. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланы реанимацияләүне дәвам итә. Ләкин малайга ярдәм итеп булмый — нәни Ваня үлә. Табиблар полиция хезмәткәрләренә сөйләгәнчә, баланың бронхлары тармакланган урынга күрәгә кисәге эләккән. Шуңа күрә сабыйны коткара алмаганнар», — дип сөйләгән «КП» сайтының үз чыганагы.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100