Татарстанда ике яшь ананы хөкем итәләр

Татарстанда хөкем алдына баскан бер ананың биш яшьлек, икенчесенең өч һәм җиде яшьлек балалары бар.

Түбән Камада битараф булмаган шәһәр кешесе наркотик сата торган ике хатынны тотарга ярдәм иткән. Аларны наркотик куллануда һәм сатуда гаеплиләр. 

Беренче хатынның баласын туганы, икенчесенекен элеккеге ире, кайнанасы тәрбияли, дип хәбәр итә НТР24 телеканалы.

Бу кешеләргә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.