Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башы белән карга чумган» - Сарай түбәсеннән сикереп уйнаучы бала карга батып үлгән

Әбисе өйдән чыгып киткәч, үзе генә калган 11 яшьле малай түбәдән кар көртенә сикерә башлый.

news_top_970_100
«Башы белән карга чумган» - Сарай түбәсеннән сикереп уйнаучы бала карга батып үлгән
pixabay.com

Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 6 мартта Мотыгинский районында 11 яшьлек малай һәлак булган.

Узган шимбәдә төн урталары җитәр алдыннан, 11 яшьлек малайның туганнары полициягә мөрәҗәгать итә. Алар бала югалуы турында әйтә.

Малай яши торган йортка хокук саклаучылар килә. Баланың мәетен йорт янындагы сарай артыннан табып алалар.

Соңрак ачыкланганча, малай белән әби өйдә икесе була. Аннары әби кеше баланы ялгызын калдырып, үзе эшләре белән чыгып китә.

Малай караучысыз калгач, сарай түбәсеннән кар көртенә сикереп уйный башлый. Бер мизгелдә ул карга башы белән сикерә һәм батып кала. Бала кардан чыга алмый һәм һәлак була.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100