Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе сизенгән кебек, бер дә барасы килмәде»: Коточкыч авариядә алты кеше үлгән

Коми Республикасында Түбән Одес торак пункты янында юл һәлакәтеннән соң ике нәни кыз комада.

news_top_970_100
«Әнисе сизенгән кебек, бер дә барасы килмәде»: Коточкыч авариядә алты кеше үлгән
Коми буенча ЮХИДИ

7 мартта төнлә белән Коми өлкәсендәге Түбән Одес шәһәр тибындагы бистәдән ун чакрым чамасы ераклыкта юл һәлакәте була. Биредә алты кеше үлә, ике нәни бала комага китә. «Комсомольская правда» сайты фаҗигагә очраган кешеләр турында белешкән.

Трассада «Рено Дастер» һәм «Рено Меган» бәрелешә. Коми буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, «Рено Меган» машинасы каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган автомобильгә бәрелә.

«Рено Меган» белән идарә иткән 29 яшьлек ир-ат урында ук үлә. Исерек килеш машина белән идарә иткән өчен, 2018 елның ноябрендә аның машина йөртү таныклыгын алган булганнар. 7 марттагы авария вакытында ул аек булганмы, исерек булганмы — әлегә билгесез. Моны тикшерүчеләр ачыклаячак.

«Рено Меган» йөртүчесе, андагы өч пассажир — Түбән Одес кешеләре. Биредә яшәүчеләр бу кешеләр турында каршылыклы фикерләр әйткән, салгалап йөрүдә гаепләүчеләр дә бар. Башкалар исә бу мәгълүматны катгый рәвештә кире кага, яхшы кешеләр, үрнәк гаилә дип әйтә. Аларның барысының да хатыннары һәм балалары бар.

«Рено Дастер» машинасының ике нәни пассажиры комада, кызлар әти-әниләренең үлүен әлегә белми. Авариядә һәлак булган ир белән хатын Вуктыл шәһәре кешеләре. Сабыйларның хәле бик катлаулы дип бәяләнә.

«Кызларның әнисе операциядән соң поезд белән кайта. Ухта шәһәрендә аны ире һәм нәни кызлары каршылый, алар бергәләп өйгә — Вуктылга кайтып барышлары була. Туганнары сүзләренчә, бу хатын операциягә дә барасы килмәгән, нидер сизенгән кебек булган. Аңа квота биргәннәр дә, киткән инде. Кем белгән бит шундый фаҗига буласын. Балалар бик кызганыч», — дип сөйләгән Вуктыл шәһәре кешесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100