Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөякләр һәм тире генә калган». Башкортстанда бер төндә дүрт этне бүре талап үтергән

Бәйдәге этне ерткыч талаганын видеокүзәтү камерасы төшереп алган.

news_top_970_100
«Сөякләр һәм тире генә калган». Башкортстанда бер төндә дүрт этне бүре талап үтергән
https://pixabay.com

6 февральгә каршы төндә Башкортстанның Баймак районындагы Мерәс авылында дүрт эт һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Өйне саклаучы этләр белән кыргый ерткыч арасындагы сугышны видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

Бүре башта корбанын шактый озак күзәтә, аннары чылбырда торган эткә һөҗүм итә. Эт бүредән кача алмый.

Авыл халкы сүзләренчә, бу төндә бүре өй янында яши торган дүрт этне чәйнәп ташлаган. Бу — ике зур эт һәм ике яшь эт. 

Урында этләрнең сөякләре һәм тиресе генә калган, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100