Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике баласы ятим калды». Ир-ат 21 яшьлек йөкле хатынының башын кискән, атасын үтергән

Көнче ир ике нәни баласын башка бүлмәгә чыгарган һәм хатынын үтергән, аннары хатынның атасын сагалап торып, пычак кадаган.

news_top_970_100
«Ике баласы ятим калды». Ир-ат 21 яшьлек йөкле хатынының башын кискән, атасын үтергән
https://pixabay.com

Таҗикстанда туган ир белән хатын Пермь шәһәрендә яши. Гаиләдә ике бала була, 21 яшьлек хатын өченче тапкыр авырга уза. 3 гыйнварда өйдә җәнҗал чыга. Хатын бала табарга һәм ире белән яшәргә теләмәвен әйтә. Ир-атның бик нык ачуы чыга. Ул балаларны башка бүлмәгә чыгара, аннары пычак ала һәм хатынның башын кисә. Бу турыда «Комсомольская правда» хокук саклау органнарындагы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

«Аннары ул балаларны туганнарына илтә. Шуннан соң хатынының атасына шалтырата. Хатынның атасы базардан өйгә кайтып килүен әйтә. Кияү бабайны урамда көтеп тора, аннары пычак кадый. Өлкән яшьтәге ир-ат урында ук һәлак була», — дигән сайт чыганагы.

Бу вакытта урамнан полиция хезмәткәрләре узып бара. Алар эштән кайтып килә. Җинаятьчене күреп алалар һәм 26 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.

Бу йортта яшәүче кешеләр үтерүчене тоткарлаганны күреп тора. «Алып киткәндә, ул бик каты кычкырды, елады. Ике полицейский аны кулларыннан тотып, подъезддан алып чыкты», — дип сөйли шаһитлар.

«Комсомольская правда» хәбәрчесе җинаятьченең дусты белән аралашкан.

«Аның гамәлен беркайчан да гафу итмәячәкләр. Мин аны ун ел чамасы беләм, алар Таҗикстаннан килде. Без каршы йортларда яшәдек, бергә үстек, кунакка йөрешә идек. Хатыны белән әти-әнисе таныштырды. Алар очрашып йөрделәр, аннары өйләнештеләр.

Хатыны бик бай гаиләдән, аларның гаиләсе дә зур, туганнары күп, барысы да бер тирәдә яши. Аның әтисенең яшелчә һәм җиләк-җимеш сата торган сәүдә нокталары күп, ул бик яхшы кеше иде, аларга фатир да алып биреште. Ул күпләргә ярдәм итә иде, бурычка товар да биреп торды, сатып бетермичә акча да сорамады.

Иренең гаиләсе бик бай булмады. Алар башта яхшы яшәде, аннары ул еш эчә тотынды, өйгә акча да, азык-төлек тә алып кайтмый диярлек, дорфа булды, кыйнады. Хатын зарланды, аның белән яшисе килмәвен әйтте. Аларның ике баласы бар, хатын тагын авырга узган. 

Фаҗига булган кичтә ир өйгә кайта, хатын аерылышырга теләвен әйтә, ирнең ачуы чыга. Балалар да өйдә була. 

Аның туганнары сүзләренчә, аннары ул олы баласын ияртеп күрше йортка бара. Хатынның әнисен дә үтермәкче була, ләкин анда башка кешеләр булгач, баланы калдыра да, хатынның атасын каршы алырга китә. Аны да үтерә. 

Бу турыда белеп алгач, хатынның туганнары йортны урап ала, алар аны үтерергә тели, ләкин полиция хезмәткәрләре аны яшереп кенә алып китә, беркем аңламый кала. Өч гомерне харап итте бит, үзен дә», — дип сөйли таныш ир-ат.

«Эштән кайтып килә идек. Үзебез дә якында гына торабыз. Җинаять күреп алдык. Аны тоткарлау турында карар кабул иттек. Ир-ат качарга маташа, үтерү коралын яшермәкче була, тик без аны тотып, полиция бүлегенә илттек», — дип сөйли Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Богдан Тарасюк. РЕН ТВ каналы үтерүченең полиция хезмәткәрләре белән аралашуы турында хәбәр итте.

Ул канлы чалбардан, куллары бинт белән бәйләнгән, полиция хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирә. Ул теләмичә генә сөйләшә, имеш, рус телен белми. Аның Россия гражданлыгы да бар. Хокук саклаучылар тәрҗемәче ярдәмен сорый. Шуннан соң бу кешенең хатынының атасын үтерүе ачыклана.

«Хатыным белән талаштык. Ул „әйдә тыныч кына аерылышыйк: мин әти янына китәм, баланы төшертәм, башка балаларны үзем белән алып китәм“, — диде. Мин чыдый алмадым, пычак алдым һәм бәрдем», — ди бу кеше.

Әлеге гаиләдәге җәнҗаллар турында күпләр белгән. Яшьләр гел талашып торган. Ир хатынын көнләгән, фатирдан чыгармаган, балалар белән дә урамга чыгарга рөхсәт итмәгән, кимсеткән. Хатын мондый мөнәсәбәтләрдән бик арыган һәм аерылышу турында сүз башлаган. Аны әтисе дә хуплаган. Шуннан соң ир үтерү турында уйлый башлаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100