Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беркем туктата алмый». Сөйгән кызын, аның әти-әнисен үтерүче алдан да янаган булган

18 яшьлек кыз 22 яшьлек егете белән араларын өзәргә теләгән.

news_top_970_100
«Беркем туктата алмый». Сөйгән кызын, аның әти-әнисен үтерүче алдан да янаган булган
Елена Сәләхова

Кичә, 7 гыйнварда, кичке якта Казандагы Чуйков урамында урнашкан фатирда өч кеше мәете табыла. 18 яшьлек кызны, аның 59 яшьлек әнисен, 62 яшьлек әтисен пычак белән кадап үтергәннәр. Урамда фатир тәрәзәсе каршында 22 яшьлек егет гәүдәсе табыла. Аны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Россия Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига буласы көнне 22 яшьлек егет 18 яшьлек сөйгәненең фатирына килә. Ул кызның 59 яшьлек әнисен, 62 яшьлек әтисен һәм сөйгән кызын да үтерә. Аннары егет үзенә кул салырга маташа. Ул дүртенче каттан сикерә, тик исән кала, диелә бу хәбәрдә.

«Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре бара.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, яшь кыз йөри торган егете белән инде Яңа елга кадәр үк араны өзмәкче булган. Кызның әтисе белән әнисе исә аларның аерылышуына сөенгән, алар егетне ошатмаган. Чөнки егет бик көнче, ул гел кызны хыянәт итә дип шикләнгән. Егет кызга шалтыратып, талашып торган. Ул дөресен сөйләргә таләп иткән, юкса өйгә киләм дип куркыткан.

«Мине беркем дә туктата алмый, әгәр комачауласалар, авыр туфраклары җиңел булсын», — дип язган ул.

Шулай итеп егет берничә көн дәвамында кызга янаган, 7 гыйнвар кичендә исә өйгә үк килгән. Кичке ун тулган вакытта егет дүртенче катта урнашкан фатир ишегенә шалтырата. Ишекне кызның әтисе ача. Ул егетне өйгә кертми, шуннан соң егет әти кешегә берничә тапкыр пычак белән суга. Тавышка кызның әнисе килеп җитә, егет аны да ишек төбендә үк үтерә. Аннары ул фатирга керә һәм сөйгән кызын үз бүлмәсендә үтерә. Үзе исә тәрәзәне ача һәм аска сикерә, диелә «Вести» каналы хәбәрендә.

Соңрак «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, җинаятьче хастаханәдә реанимациядә ята. Аның хәле катлаулы, табиблар аңа операция ясаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100