Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ач аю шәһәр зиратындагы каберләрне актарып, мәетләрне тартып чыгарган

Түбән Тагилда яшәүчеләргә шәһәр зиратына йөрми торырга киңәш ителә.

news_top_970_100
Ач аю шәһәр зиратындагы каберләрне актарып, мәетләрне тартып чыгарган
https://pixabay.com

Түбән Тагил шәһәре зиратына ач аю һөҗүм итә башлаган. Ул төнлә килеп каберләрне актарып ташлый, мәетләрне тартып чыгара. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Зират каравылчысы сүзләренчә, аю табутларны ачып ташлый һәм урманга китеп бара икән. Иртәнге якта шәһәр халкы туганнарының каберен рәткә китерә, чәчәкләрне кире алып куя.

Аюлар азык эзләп зиратка килгән очраклар Амур өлкәсендә дә булган. Свердловск өлкәсендә аю кабер янында калдырылган конфетларны ашарга килгән.

Түбән Тагилда исә аю мәрхүмнең мәетенә кадәр төшеп җиткән. Бу кешене күптән түгел генә җирләгәннәр, мәет метр ярым тирәнлектә булган.

Хәзер биредә яшәүчеләргә зиратка йөрми торырга киңәш итәләр. Ач аю көндез килергә мөмкин дип куркалар.

Белгечләр фикеренчә, аю бик карт, яки авыру булырга мөмкин. Шуңа күрә ул үзенә азыкны башкача таба алмый. Ерткыч җәнлекләрнең шәһәргә кадәр килүе коронавирус аркасында язгы ау сезоны булмый калу сәбәпле дә булуы ихтимал.

Хәзер зират хезмәткәрләре җимерелгән каберләрне тәртипкә китергән, алар ярдәм сорап администрациягә мөрәҗәгать иткән. Алар үзләре өчен дә, зиратка килүче кешеләр өчен дә курка. Зиратта тәүлек әйләнәсендә каравылчы бар, тик аның коралы юк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100