Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хромая лошадь» клубында янгында имгәнгән кыз ун ел хастаханәдә ятканнан соң үлгән

Шушы вакыт эчендә Иринаның балалары бирегә бер тапкыр килә, алты елдан соң ире дә килүдән туктый.

news_top_970_100
«Хромая лошадь» клубында янгында имгәнгән кыз ун ел хастаханәдә ятканнан соң үлгән
https://pixabay.com

2009 елның 5 декабрендә Пермь шәһәрендәге «Хромая лошадь» кафесында зур янгын булды. Залда фейерверк җибәргәч, ут чыгып, 156 кеше һәлак булды, йөзләп кеше җитди имгәнде. Ирина Пекарская да шул янгында имгәнә. Ул соңгы ун елын хастаханәдә яткан килеш уздыра. Быел 6 июльдә Ирина вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Кызым 11 ел чамасы ятты», — дип елый аның әнисе Галина Васильевна.

Ирина кафега бергә яши торган ире белән килә. Ут чыкканда, Сергей урамда тәмәке тарта, ул исән кала. Ирина исә төтен исенә агулана һәм аның баш миендә кайтаргысыз үзгәрешләр була. Ул соңгы ун елында беркемне дә танымый, «яшелчә» кебек ята.

Фаҗигадән соң алты ел Ирина Пермь өлкә хастаханәсенең неврология бүлегендә ята, башта аны ире карый. Аннары ул Ирина өчен акча түләүдән туктый, хастаханәгә дә килми башлый. Хатынының опекуны буларак акча ала, бу акчаларны кая куйганы билгесез. Хастаханәдә Иринаның чәчен бөтенләй кырып алалар, шуңа күрә аның хәтта шампуне дә булмый, диелә хәбәрдә.

«Комсомолка» шул хакта язгач, кешеләр капчыклап шампунь, пеленкалар, майлар алып килә. Аннары бөтен ил күләмендә ярдәм итә башлыйлар. Түрәләр Иринаны әнисе яшәгән Березники шәһәренә күчерүне оештыра. Ул соңгы елларын паллиатив ярдәм бүлегендә уздыра. Биредә үлем хәлендәге кешеләр дәвалана.

«Ирина көндез дә, төнлә дә кычкыра иде, кешеләр үлсә бигрәк тә», — дип сөйләгән Иринаның әнисе.

Шушы вакыт эчендә Иринаның балалары бирегә бер тапкыр килә. Шәфкать туташлары шул хакта сөйләгән.

«Аларга әниләрен бу хәлдә күрү кирәкми, бу — стресс. Аны матур килеш истә калдырсыннар», — дип саныйлар хастаханәдә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100