Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяз көндә Мәскәү стадионында футболчыны яшен суккан мизгел видеога эләккән

4 июльдә тренировка вакытында 16 яшьлек капкачыны яшен суга.

news_top_970_100
Аяз көндә Мәскәү стадионында футболчыны яшен суккан мизгел видеога эләккән

4 июльдә Мәскәү өлкәсендәге «Торпедо» стадионында «Знамя Труда» футбол клубы тренировка уздыра. Шул чакта 16 яшьлек капкачы Иван Заборовскийга яшен суга, хәзер ул реанимациядә ята. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Футболчы туп тибәргә дип кизәнә һәм шул чакта аңа яшен суга. Табиблар килгәнче аңа тренеры беренче ярдәм күрсәтә. Аннары аны хастаханәгә алып китәләр, ясалма комага кертүләре турында да хәбәр ителгән иде. 

Хәзерге вакытта футболчы терелә башлаган. Яшен кергән һәм чыккан урында аның тәне бик каты пешкән. Бәхеткә, эчке органнары эшчәнлеге бозылмаган. Бу турыда «Аист» телеканалы хәбәр итте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, һава аяз була, яшенле яңгыр да күренми. Иван командадан читтәрәк, аерым шөгыльләнә. Иванга яшен сукканын башта бер кеше дә абайламый. Аннары ярдәмгә тренеры Антон Басов килеп җитә. Ул Иванның йөрәгенә туры булмаган массаж ясый, ясалма сулыш алдыра. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче, ул реанимация гамәлләрен башкара. Егетне аңсыз килеш хастаханәгә илтәләр, аннары вертолет белән Люберцы хастаханәсенә алып китәләр, дип сөйли телеканал хәбәрчесе.

Табиблар хәзер Иванның гомеренә куркыныч янамый дигән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100