Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашарга пешерергә маташканда ут чыгып, ике үсмер малай янып үлгән

Мәрхүм балаларның берсенә 5 майда 15 яшь туласы булган.

news_top_970_100
Ашарга пешерергә маташканда ут чыгып, ике үсмер малай янып үлгән
https://pixabay.com

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәре янындагы Федоровск бистәсендә фатирда янгында ике үсмер малай һәлак булган. Расланмаган якынча белешмә буенча, балалар газ плитәсендә ашарга пешерергә маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига буласы көн алдыннан фатирга биш малай җыела. Балаларга 15-17 яшь була. 4 майда кичке алтылар тирәсендә «Счастье» коттеджлар бистәсендәге күпфатирлы йорттагы бер фатир тәрәзәсеннән ялкын һәм төтен ургылып чыга башлый.

«Фатирда 15 квадрат метр мәйданда янгын була. Урында 12 коткаручы эшли, өч машинаны файдаланалар», — дип аңлатканнар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ленинград өлкәсе буенча идарәсендә.

Янгынны бер сәгать эчендә сүндереп бетерәләр. Кичке җиденче яртыга янгын тулысынча бетерелә. 

«Яна торган фатирдан ике үсмерне алып чыктылар, алар исән түгел иде инде. Янгын сүндерүчеләр аларга реанимация ясап карады, ләкин файдасы булмады. Табиблар балаларның үлүен раслады», — дигәннәр ведомствода.

Алар газ плитәсендә кичке аш пешерергә маташа, ләкин шул чакта нидер була. Коткаручылар килеп җиткәнче, балалар янгынны үзләре сүндерергә тырыша. Шул чакта ике малай һәлак була, тагын бер малай пешә — аны хастаханәгә озаталар, тагын ике үсмер котылырга өлгерә. Коткаручылар да газ плитәсе белән версияне кире какмый, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Комсомольская правда» сайтының үз чыганагы белешмәсе буенча, фатирда бензин салынган канистра булган, янгын нәкъ шуннан башланган. 

Янгын чыкканда фатирда 17, 15 һәм 14 яшьлек өч малай кала. Күршеләре сүзләренчә, алар ашарга пешерергә маташа. Шул чакта ут бензинлы канистрага күчә. Урынга килгән коткаручылар 17 яшьлек үсмерне алып чыга, аның куллары, бите, муенын пешә. 

Ике бала ис газы белән агуланып үлә. 5 майда аларның берсенә 15 яшь туласы булган.

«Балаларның икесенең дә гаиләләре яхшы, байлар түгел, бар да җитәрлек. Балалар тыныч, җаваплы иде, хулиган да түгел. Йортлары да иске түгел. башка сыймаслык хәл», — ди күршеләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100