news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада тугыз катлы йортта янгында өч кеше һәлак булган

Күп фатирлы йорттан 150 кешене эвакуацияләгәннәр.

news_top
Уфада тугыз катлы йортта янгында өч кеше һәлак булган
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

7 мартта иртәнге якта Уфаның Ферин урамындагы күп фатирлы тугыз катлы йортта янгын була. Аны 06.44 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. Катастрофалар медицинасы үзәге белешмәсе буенча, янгында өч кеше һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүмнәр — 1974 елда туган хатын-кыз, 2009 елда туган малай, тагын бер хатын-кызның шәхесе әлегә ачыкланмаган.

Тагын дүрт кеше зыян күргән. Алар 1960, 1961, 1942, 1977 елларда туган хатын-кызлар. Барысы да төтен белән агуланган. 

Бу йортта яшәүчеләрне 51 нче мәктәп бинасына урнаштырып торганнар. Алар белән психологлар эшли.

Янгын сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар