Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омск өлкәсендәге авылда укучы балалар көн саен мәктәпкә кардан үрмәләп барырга мәҗбүр

Красная Горка авылы балалары карлы сукмактан 3,5 км бара. Әйләнечтән барсаң, машиналар йөри торган юлдан 5 км барасы икән.

news_top_970_100
Омск өлкәсендәге авылда укучы балалар көн саен мәктәпкә кардан үрмәләп барырга мәҗбүр
https://vk.com/omskgolos

Омск өлкәсендә яшәүчеләр укучы балаларның мәктәпкә бару өчен кардан үрмәләргә мәҗбүр булуы хакында зарлана. Бу турыда ВКонтакте челтәрендә «Голос Омска» паблигында язалар, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Пост авторы куйган фотода бала кардан шуышып бара. Әлеге фото Омск районының Красная Горка авылында төшерелгән диелә. Автор сүзләренчә, беренче сыйныфта укучы бала шулай итеп мәктәптә, икенче сабый балалар бакчасына бара.

«Ә без — сигезәр тапкыр. Бер якка 3,5 км. Әйләнечтән барсаң, машиналар йөри торган юлдан барасы, ул бер якка 5 км. Администрация һәм директор берни дә эшләми. Кем белә, нишләргә икән соң? <…> бала мәктәпкә бармый, шуыша, бер арттырусыз! Аның бер теләге юк инде, балалар бакчасына баручысы бөтенләй йөрисе килми. Олы кешегә дә кар төздән. Булдыра алганча көрәдек инде, хәл калмады бит, тагын тутырды. Өйдә ир-атлар да юк», — диелә хәбәрдә.

Прокуратура Омск районындагы Красная Горка һәм Усть-Заостровка авылларында белем бирү оешмасында укучыларны транспорт белән тәэмин итү булмау өлешендә законнар үтәлешен тикшерә. Җирле үзидарә һәм белем бирү оешмаларының мәгариф һәм юл эшчәнлеге буенча закон таләпләрен үтәү буенча эшчәнлегенә хокукый бәя биреләчәк. Бу турыда om1.ru хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100