Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 39 кеше утырган туристлар автобусы ике фурага бәрелгән

Йөк машиналарын йөртүчеләр икесе дә урында һәлак булган.

news_top_970_100
Башкортстанда 39 кеше утырган туристлар автобусы ике фурага бәрелгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

7 мартка каршы төн уртасында Башкортстанның Иглин районында М5 трассасында ике йөк машинасы һәм автобус бәрелешә. Автобуста 39 кеше, шул исәптән 11 бала була. Автобус Таганай-Уфа маршруты буенча бара. Йөк машиналары йөртүчеләр икесе дә урында һәлак була, автобус йөртүчесе һәм пассажир бала медицина сорап мөрәҗәгать итә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Самара-УФа-Чиләбе юлының 1496 нчы километрында хәрәкәт тулысынча туктап кала. Фура юлга аркылы яту сәбәпле, биредән бөтенләй узып булмый. Юл инспекторлары әйләнеп узу юлын оештыра.

Йөк машиналары икесе дә «Камаз» булган. Аларның берсе белән Саратов өлкәсендә яшәүче 33 яшьлек ир-ат, икенчесе белән Ставрополь өлкәсендә яшәүче 56 яшьлек ир-ат идарә итә.

Йөк машиналары башта икесе бәрелешә, аннары аларга Yutong автобусы килеп бәрелә. Аның белән Уфада яшәүче 47 яшьлек ир-ат идарә итә.

Автобус Уфага кайта, ул кешеләрне Чиләбенең Златоуст шәһәреннән туристик сәяхәткә алып барган. Авариядән соң резерв автобус килеп, туристларны алып кайтып китә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100