news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хөкем ителгән ир белән төн үткәргән хатын үлгән

31 яшьлек хатын-кыз өч көн колониядә сөйгәне янында булган.

news_top
Хөкем ителгән ир белән төн үткәргән хатын үлгән
Бурятиядәге колониядә, хөкем ителгән ир-ат белән төн үткәргәннән соң, яшь хатын үлгән, дип яза РИА Новости регионның Тикшерү комитеты идарәсенә сылтама белән.

31 яшьлек хатын-кыз колониягә сөйгәне янына килгән һәм өч көнгә аның янында калган. Алар бер бүлмәдә бергә яшәгән.

Хәбәр ителгәнчә, ир белән хатын төне буе яратышып чыкканнар һәм иртәнге якта гына йоклап киткәннәр. Йоклаганда хатын-кызны көзән җыера башлаган. Ир-ат тиз арада ярдәм чакырткан. Әмма хатын табиблар килгәнче үлгән.

Табиб хатын-кыз тәнендә яралар, җәрәхәтләр тапмаган. "Мөгаен, свиданиедәге кичерешләреннән соң кискенләшкән авыруы булгандыр", - диелгән ведомство хәбәрендә. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Үлем сәбәбен экспертизадан соң әйтәчәкләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар