Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Свердловск өлкәсендә авариядә үлгән биш кешенең дүртесе Башкортстанныкы булган

Карлы яңгыр яуган вакытта юлның таулы урынында ике җиңел машина бәрелешкән.

news_top_970_100
Свердловск өлкәсендә авариядә үлгән биш кешенең дүртесе Башкортстанныкы булган
https://www.bashinform.ru

Свердловск өлкәсендәге Нижние Серги шәһәре тирәли әйләнгеч юлның җиденче километрында «ВАЗ-2110» һәм «Шкода» машиналары бәрелешә. Авариядә биш кеше һәлак була. Тагын өч кешене хастаханәгә озаталар. Урында юл инспекторларының җиде экипажы эшли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Авария юлның таулы урынында булды. Өлкәдә яңгыр яуды. Кичкә трасса бозланып катты. Яңгыр һәм җепшек кар да фаҗига килеп чыгуга китергәндер. Skoda Михайловскига таба бара, ул тауга күтәрелә. Ә „десятка“ аска таба төшә, ул Башкортстаннан Екатеринбург ягына бара», — дип сөйләгән Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

«ВАЗ-2110» машинасы Башкортстанда теркәлгән, аның салонындагы өч ир-ат һәм бер хатын-кыз урында ук үлгән. «Шкода» йөртүчесе Свердловск өлкәсе кешесе, ул да һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100