Татарстанда коткаручылар үлем хәлендәге эткә ярдәм иткән

Тукай районында Бәтке авылында эт тимерчыбыкка чорналган. Ул үзе котыла алмыйча интеккән.

Урамдагы яралы хайван бик агрессив булып, кешеләрне якын китермәгән. Үлем хәлендә калган эт янына коткаручыларны чакырганнар.

Урынга килгән коткаручылар этне тимерчыбыктан аралап алган, дип хәбәр итә "Татар-информ".