Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа берни булмый». Чаллы мәктәбендә укучы кыз өченче кат тәрәзәсеннән сикергән

12 яшьлек кыз сыйныфташы белән бәхәсләшкән булган.

news_top_970_100
«Миңа берни булмый». Чаллы мәктәбендә укучы кыз өченче кат тәрәзәсеннән сикергән

Чаллыдагы 39 нчы мәктәптә укучы 12 яшьлек кыз бала өченче кат тәрәзәсеннән сикергән. Бу турыда «Челнинские известия» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Сайт чыганагы белешмәсе буенча, балалар дүртенче дәрес беткәч, ашханәгә бара. Аннары класс бүлмәсенә кайткан чакта, алтынчы сыйныф укучысы яшьтәше белән бәхәсләшә. Ул «тәрәзәдән сикереп төшәм дә миңа берни дә булмый» ди. Сыйныфташы кызны сикермәскә үгетләп карый, ләкин кыз тәрәзә төбенә менә дә аска сикерә.

Хәзер баланы Кама балалар медицина үзәгенең травмотология бүлегенә салганнар. Аның хәле стабиль дип бәяләнә. Табиблар сүзләренчә, кыз «күлмәкчән туган», аның исән калуын могҗиза дип аңлаталар. Сынган урыннары төзәлгәнче, ул хастаханәдә ятачак, диелә хәбәрдә.

Әлеге вакыйгадан соң, прокуратура тикшерү башлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Якынча белешмә буенча, 12 яшьлек кыз сыйныфташлары белән бәхәстән соң, тәрәзәдән сикергән. Бала исән, хастаханәдә», — ди Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100