Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интернеттагы хатларын укыгач, Татарстанда яшәүче ир хатынын буып үтергән

Ир хатынның социаль челтәрләрдә язышкан хатларын укыган һәм алар талаша башлаган.

news_top_970_100
Интернеттагы хатларын укыгач, Татарстанда яшәүче ир хатынын буып үтергән
https://pixabay.com

4 декабрьдә төнлә белән Югары Ослан районының Татар Борнашы авылында фаҗига була. Биредә 38 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Аны буып үтергәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Әлеге хәлдән соң, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Оперативниклар бу хатынның 37 яшьлек ирен тоткарлыйлар.

Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын салып утырганда, талаша башлыйлар. Моңа кадәр ир хатынының социаль челтәрләрдә аралашуын укый. Шул сәбәпле ул хатынын үтерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100