news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы бер паркта федераль казначылык хезмәткәренең мәетен тапканнар

41 яшьлек Марат 4 декабрьдә офистан чыгып киткән һәм югалган.

news_top
Казандагы бер паркта федераль казначылык хезмәткәренең мәетен тапканнар
Михаил Захаров

Казанда урнашкан Горький исемендәге паркта федераль казначылык хезмәткәре Марат Сафиуллин мәете табылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак сүзләренчә, Татарстан буенча Федераль казначылык идарәсендә эшләүче 41 яшьлек Марат Сафиуллин 4 декабрьдә югалган. Ул офистан чыгып киткән һәм элемтәгә чыкмаган. Шул вакытта ук «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Агентлык чыганагы сүзләренчә, мәрхүмнең башында яра булган. Хәзер бу ир-атның ничек үлгәнен тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар