news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зур тизлектә куып килгән иномарка җәяүлеләрне "чәчеп аткан" мизгел видеога эләккән

Зур тизлектә куып килгән иномарка җәяүлеләрне "чәчеп аткан" мизгел видеога эләккән

news_top
Зур тизлектә куып килгән иномарка җәяүлеләрне "чәчеп аткан" мизгел видеога эләккән
Волгоград өлкәсендә коточкыч авария булган. Зур тизлектә куып килгән иномарка җәяүлеләр юлыннан чыгып баручы өч кешене бәрдергән. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Иномарка җәяүлеләрне "чәчеп аткан" дияргә була - алар төрлесе төрле якка очып барып төшә.

Ике кеше урында ук һәлак була, исән калган пенсионер хатынны хастаханәгә реанимациягә китерәләр. Ул критик хәлдә була.

Видео кадрларында яхшы күренә: җәяүлеләр өчен светофорның яшел уты яна һәм автомобильләр туктап кала. Бу очракта җәяүлеләрнең бер гаебе дә юк - алар яшел төскә чыгып бара.



Кешеләр өстенә килеп кергән иномарка белән 25 яшьлек егет идарә иткән. Ул урыннан качып китми, үзенең нәрсә китереп чыгарганын аңлаганы кадрларда күренә.

Бу эшне полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар