Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугыз яшьлек малай иртән йокыдан торгач, әтисе белән әнисенең мәетен тапкан

Куркуга калган бала ярдәм сорап әнисенең элеккеге иренә мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Тугыз яшьлек малай иртән йокыдан торгач, әтисе белән әнисенең мәетен тапкан
https://pixabay.com

Санкт-Петербург шәһәрендә тугыз яшьлек малай әтисе белән әнисенең мәетен тапкан. 1 августта иртә белән фатирда бала йокыдан уяна. Ләкин әтисе белән әнисе «гел йоклый». Аннары бала аларны уятырга маташа, ләкин ир белән хатын тормый. Бала әнисенең элеккеге иренә шалтырата һәм полиция чакыра. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Көндезге беренче тирәсендә 31 яшьлек ир-ат полициягә шалтырата. Ул элеккеге хатынының баласы үзенә шалтыратуын, әтисе белән әнисенең суламавын әйтүен сөйли», — дигән сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләренә ишекне тугыз яшьлек малай үзе ача. Оперативниклар өйдә ике мәет — 32 яшьлек әнисен һәм аның 29 яшьлек ирен таба.

Мәетләрне экспертизага озаталар. 

Мәрхүмә хатынның элеккеге ире сүзләренчә, тугыз яшьлек баланың анасы тыелган синтетик препаратлар кулланган. 

Әлеге белешмәне тикшерүчеләр өйрәнә. Малайны үз әтисе алып киткән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100