Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөрәгем туктый язды». Җиләк җыйганда 37 яшьлек ир-атка аю ташланган

Бу кеше аю белән көрәшергә мәҗбүр булган һәм ерткычны үтергән.

news_top_970_100
«Йөрәгем туктый язды». Җиләк җыйганда 37 яшьлек ир-атка аю ташланган
https://pixabay.com

Якутиядә яшәүче 37 яшьлек ир-атка урманда көрән аю һөҗүм иткән. Ир-атның коралы булмый, ул аюны ялан куллары белән җиңгән. Ул бу турыда News.Ykt.Ru басмасына сөйләгән.

Вакыйга Алдан районында була. Иван дальнобойщик булып эшли. Узган ялларда ул кияүләренә боланнар көтүенә бара. Урманда җиләк җыйганда Иванга аю ташлана. Ерткыч килгәнен күргәч, Иван качмакчы була, ләкин аю аны куып бара. 

«Агач таяклар белән каршы торып маташтым, агачлар артына качып карадым, тик ул барыбер һөҗүм итте. Гади генә әйткәндә, ул мине тотып ашарга теләгән иде», — дип сөйли ул.

Шуннан соң Иван көрәшергә керешә. Аю яшь булса да, бик көчле, аны җиңү бик кыен була.

«Мин үземне яхшы аучы дип йөри идем, тик хәзер дә тынычлана алмыйм әле. Шул көнне йөрәгем туктый язганы гел истә», — дип сөйли ул.

Иван сүзләренчә, аның урынында балалар яки хатын-кызлар булса, аю аларны ашар иде. 

Бәхеткә, бу вакыйгада Иван үзе имгәнмәгән, аю аның киемен генә ерткан, зур яралары да юк. «Аю үләксәсен урманда калдырдык. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, аны башка аюлар ашап бетерәчәк», — дигән Иван.

Әлеге вакыйганы исбатлап, ул үзе җиңгән ерткыч белән ясалган селфины күрсәтә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100