Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә бабасы кисеп аударган агач астында калган 11 яшьлек малай үлгән

Үсмер бала әтисе һәм бабасы белән урманга корыган агачлар җыярга барган булган.

news_top_970_100
Күрше төбәктә бабасы кисеп аударган агач астында калган 11 яшьлек малай үлгән
https://pixabay.com

Удмуртиядә 11 яшьлек малайны урманда агач басып үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

11 яшьлек малай әтисе һәм бабасы белән бергә урманга бара. Алар корыган агачларны җыялар. шул вакытта бала өстенә агач ава һәм малай хастаханәдә вафат була.

Якынча версия буенча, 2 августта бу гаилә урманда агач кисә. Иртәнге уннар тирәсендә әти кеше бүрәнәләрне мотоцикл прицебына төяп, ачык урынга алып чыгып китә. 

Тикшерү фикеренчә, 68 яшьлек бабай оныгының кайда булуын тикшермичә генә агач кисә башлый. Ул бензин пычкысы белән агачны кисеп аудара һәм бүрәнә баланы басып имгәтә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100