Сочида давыл вакытында малай һәм аның абыйсы батып үлгән - видео

Сочида давыл вакытында малай һәм аның абыйсы батып үлгән - видео
Сочида давыл вакытында 23 кеше батып үлгән, егерме кешене коткара алганнар. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Җирле хакимият биш баллы давыл турында хәбәр иткән һәм суга кермәскә киңәш иткән. Күзәтү хезмәтләре эшләгән рәсми пляжлардагы 20 туристны коткарганнар. Әмма рәсми булмаган пляжларда булган 2 кеше баткан. Якорная Щель бистәсе янында ике кеше - 12 яшьлек малай һәм аның 25 яшьлек абыйсы батып үлгән. Алар кабартылган баллонда диңгезгә кергән булган. Аларны дулкын эчкә алып кереп киткәч, кешеләр коткаручыларны чакырган, әмма аларны коткара алмаганнар.

Август башында Сочида диңгез тыныч түгел. Бу атнада гына да инде берничә үлем очрагы булды. Сочи социаль челтәрләрендә соңгы атнда ун кеше батып үлгән дип яза. 

Менә аларның берничәсе: кичә Сочида ер турист батып үлгән иде. 1 августта Сочида Санкт-Петербургтан килгән турист көзән җыеру сәбәпле батып үлгән. Шул ук көнне Мамайка янында дулкын белән ярга ир кеше мәете чыккан. Шул ук көнне Курортный Городок янында су коенган кешеләр ир кеше мәетен күрә.