Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хезмәттәшләре томография ясаудан баш тарткан табиб коронавирустан вафат булган

34 ел табиб-гинеколог булып эшләгән хатынны «аппаратка сыймый» дип тикшермәгәннәр.

news_top_970_100
Хезмәттәшләре томография ясаудан баш тарткан табиб коронавирустан вафат булган
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсенең Уяр районы хастаханәсендә 34 ел табиб-гинеколог булып эшләүче Галина Лебедева 58 яшендә вафат булган. Ул коронавирус йоктырган һәм үпкәләре зарарланып үлгән. Аның кызы Елизавета NGS24.RU хәбәрчесе белән аралашкан һәм әнисенә «аппаратка сыймыйсың» дип, компьютер томографиясе (КТ) ясамауларын әйткән.

«Ул КТ ясарга теләде, ләкин аңа „КТ аппаратына сыймыйсың“ диделәр, снимок ясарга куштылар. Снимок ясагач, „бар да чиста“ диделәр. Аны хастаханәгә салмадылар», — дип сөйли кызы.

Елизавета әнисенә ашыгыч ярдәм чакырткан. Шул чакта гына КТ ясаганнар, аның үпкәләре тулысынча зарарлануы ачыкланган. Хатынны шунда ук реанимациягә салганнар.

«Без — туганнары — барыбыз да гаҗәпкә калдык. Дүшәмбе көнне ул КТга сыймады, чәршәмбе көнне кинәт кенә сыйды», — ди кызы.

Бу эшне Сәламәтлек саклау министлыгы тикшерә башлаган. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте. Уяр район хастаханәсе табибларының хезмәттәшләренә КТ ясамавы сәбәбен Росздравнадзрор ачыклаячак, диелә бу хәбәрдә.

Бу турыда министрлык сайтында язылган. «Уяр район хастаханәсе табибы коронавирус инфекциясеннән үлү сәбәпле, аңа медицина ярдәме вакытында күрсәтелмәү ихтималы булганга, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенә тикшерү оештырырга йөкләмә бирелде», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100