Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашказаны авырткан ир-атның үпкәсендә өч сантиметрлы кадак тапканнар

Ир-ат кадакны ике ел элек йоткан һәм сизми калган булган.

news_top_970_100
Ашказаны авырткан ир-атның үпкәсендә өч сантиметрлы кадак тапканнар
https://pixabay.com

Кытайның көньягында яшәүче ир-атның ашказанында җәрәхәт бар дип фаразлап, дәваларга җыеналар. Рентген ясаган чакта, аның үпкәсендә кадак булуы ачыклана. Гуанси-Чжуан автономияле районында булган хәбәр турында Newsweek басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итә.

Ли фамилияле кешенең үпкәсендәге кадак 3 см озынлыкта була. Ул кадакны 2019 елда төзелештә эшләгәндә йотканлыгын искә төшерә.

«Бер кадакны тактага кактым, икенчесен авызга кабып торган идем. Аннары онытылып китеп, кадак эчкә төшеп китте. Мин йотканымны аңламый калдым. Авырту булмады, ашау да нормада иде. Шуңа күрә кадак ашказаны-эчәклек тракты аша күптән чыккандыр дип уйладым. Табибка да мөрәҗәгать итмәдем», — ди бу кеше.

Рентген ясаганнан соң, ир-атны томографиягә җибәргәннәр. 

«Гадәттә без эндоскопия ясыйбыз һәм чит предметларны ике кыскыч белән тартып чыгарабыз. Ләкин бу очракта ике ел узган, кадакны үпкә тукымасы чолгап алган, аны тартып кына чыгарып булмый», — ди табиб Ло Цян.

Лига операция ясаганнар, кадакны үпкәнең бер өлеше белән кисеп алырга туры килгән. Хәзер ул хастаханәдә ашказаны җәрәхәтен дәвалауны дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100